Довольны ли Вы качеством обслуживания в библиотеках?

Удовлетворен - 99%
Не удовлетворен - 1%

Всего голосов: 3058
Голосование по этому опросу закончилось

 

 

 

 

 

 

 

 

  

  

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Отзывы о библиобусе

Я, Идиятова Эльвира Наилевна, учительница начальных классов, классный руководитель 2 класса, хочу поблагодарить директора библиотечной системы за то, что организовали проект “Библиобус”. Наши дети с удовольствием посещают библиобус, ждут его с нетерпением. Благодаря Вам наши дети больше приобщаются к чтению.

Так как количество детей в нашей школе (школа с.Райманово) растет, то хотелось бы, чтобы увеличилось количество разнообразной литературы.

Мы ждем вас, поэтому приезжайте почаще! Спасибо! 02.03.2016 г. 

 

Мин, Кашапова Рамзия Мөнәвир кызы, библиобус Райман авылына килә башлаган көннән алып, китапларыгызны бик яратып укыйм. Кызларыгыз шул  хәтлем ачык йөзле, акыллы киңәшләре белән күңелемне яуладылар. Бик яратып көтеп алам, алар  килеүен. Теләгем шул: алар исән- сау  йөрсеннәр. Яңадан- яңа китаплар  көтеп калам. 02.03.2016 ел.

 

Мин, Хабибуллина Зилия Фәгим кызы, Кәлшәле авылы халкы исеменнән, библиобус хезмәткәрләренә зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Ачык йөзле, ягымлы кызлар, бик теләп киңәшләрен бирәләр. Аларга озын гомер, йөргән юлларында гел ягымлы кешеләр, чиста юллар гына очрап торсын. 02.03.2016 ел.

 

Мин Хәйруллина Мәдинә Хәмзә кызы Тукмак-Каран авылында яшим. Безнең авылга килә торган күчмә библиотека эшеннән бик канәгать. Безгә яңа китаплар кубрәк булсын иде. 1.12.2015 ел.

 

Күчмә китапханә (библиобус) безне бик яхшы хезмәтләндерә. Сораган китапларны мөмкин булганча алып килергә тырышалар кызлар. Алып килгән китаплары да һәркемнең зәвыгына туры килерлек. Китапларның тематикасы, жанр төрлелеге бик бай. Бадгутдинова Миләүшә, Ганиева Гөлия, Хафизова Гөлфия, Столбова Вероника китап укучылар белән туганнарча җылы мөнәсәбәттә, чын күңелдән ярдәм итергә әзерләр, файдалы киңәшләре белән дә күңелләргә хуш киләләр. Бу кызларга һәм Үзәк китапханәләр системасы директоры Әлфия Кайдус кызы Шәйдуллинага зур рәхмәтемне белдереп, аларның эшләрендә зур уңышлар, гаилә бәхете һәм ныклы сәламәтлек теләп: Тәнзилә Хаҗи кызы Зиннәтуллина. 1.12.2015 ел.

 

Мин Илчимбәт авыл мәктәбе директоры, барлык балалар исеменнән, укытучылар коллективы исеменнән, библиобус белән хезмәт күрсәткән кызларга Хафизова Гөлфиягә, Бадгутдинова Миләүшәгә, Столбова Вероникага һәм биләмәара Үзәк китапханә директоры  Әлфия Кайдус кызы Шәйдуллинага зур рәхмәтебезне белдерәбез.  Кызлар безне яңа китаплар белән таныштырып торалар, матур уеннар оештыралар.

Библиобусның эше белән без бик канәгатьбез. Алдагы көннәрдә дә бергә эшләрбез дип уйлап калабыз. Аларга уңышлар телибез.

Илчимбәт мәктәбе директоры Шарипов Фоат Фатыхович. 2.02.2016 ел.

 

Мин Бәйрәкә-Түбә авылыннан Гизетдинова Айгөл  Мөнәвир кызы, шушы библиобус  йөрүе безгә бик файдалы, чыгалмыйча өйдә яткан кешегә. Рәхмәт уйлап тапкан кешесенә. Яңадан- яңа китаплар алып килсеннәр, хезмәкәрләре бигрәк ачык. Рәхмәт. 2.02.2016 ел.

 

Мин Гиниятуллина Рузалия  сезгә бик рәхмәтлемен. Безнең авыл (Бәйрәкә-Түбә) кечкенә булгач, бездә мәктәп тә, магазин да, клуб та юк. Шуңа күрә  библиотека килү безнең өчен зур бәйрәм. Зур рәхмәт библиотекарь кызларга, алар үз эшләрен шул хәтле яратып эшлиләр, шул чаклы ачыклар, гел елмаеп, ачык күңел белән үз эшләрен  башкаралар. Зур рәхмәтләр сезгә. 2.02.2016 ел.

 

Без, улым Ихсанов Радик, үзем Герфанова Сәкинә авылыбызга (Булат авылы) библиотека килгәнен көтеп алып, рәхәтләнеп китап алып укыйбыз, китап йөртүче кызларга- Миләүшә Бадгутдинова, Гөлфия Хафизова, Гөлия Ганиева, Вероника Столбова һәм башкаларга, автобус йөртүче Гамил Халафутдиновка бик рәхмәтлебез. Бу эшне оештыручыга, хезмәткәрләргә эшләрендә уңышлар, тазалык телибез. Кызлар, сезгә ачык күңелегез өчен рәхмәт. Шулай дәвам итегез. 4.02.2016 ел.

 

Миңа, олы кешегә,  китапханә килүе  үзе бер шатлык. Төпкилде авылыннан Хасанова Рәйлә. 18.02.2016 ел.

 

Мин, Хәбибуллина Нурия Мәүләви кызы, Иске-Арсланбәк авылында яшим.

Библиотекачы кызларыбызга бик зур рәхмәт. Авылыбызга килеп, төрле темаларга китаплар сайлашып, ачык йөз белән хезмәтләндерәләр.  Мин үзем, хикәяләр яраткач, алар ярдәме белән (анда китаплар күп бит) күп кенә китап-журналлар алып укырга тырышам. Библиотеканы (библиобусны) көтеп алабыз, кызлар белән яңалыклар турында сөйләшәбез. Алар ярдәме белән яңа китаплар алып укыйбыз.

Минем күршеләрем Роза белән  Таһир да минем сүзләргә кушылалар. Күршеләремә библиотека кызлары пакет- пакет китап эзләп табып бирәләр. Алар шулай күп  китап укыйлар. Кызларыбыз бик әйбәтләр, үз эшләрен яраталар, без аларның килгәнен көтеп торабыз, шатланып каршы алабыз. Безнең авылыбызда библиотека-фәлән юк. Шуңа күрә без библиобус эшчәннәренә зур рәхмәтлебез. Аларга уңышлар телибез. 18.02.2016 ел.

                                              
Решаем вместе
Есть вопрос? Напишите нам