Довольны ли Вы качеством обслуживания в библиотеках?

Удовлетворен - 99%
Не удовлетворен - 1%

Всего голосов: 3058
Голосование по этому опросу закончилось

 

 

 

 

 

 

 

 

  

  

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Сафина Зульфия Габдельхадиевна

САФИНА ЗУЛЬФИЯ

(1960 г.р.)

 

Зөлфия Габделһади кызы Сафина 15 сентябрьдә 1960 елда туа. Тумышы белән Чакмагыш райо­ны Сыйрышбаш авылы кызы. Са­бый чактан әнисез калган бала баш­та Кушнаренко ингернат-мәктәбендә тәрбияләнә. Тәүге шигырьләрен шун­да ук яза башлый.

Аннан укуын Туймазы 1-нче интернат-мәктәбендә дәвам итә. Бу мәктәптә җыр укытучысы булып та­нылган композитор Әкрам Даутов эшли. Ул Зөлфияне «Алтын башак» әдәби оешмасына чакыра (1976). Тимер Арыслан, Муса Сираҗи кебек остазлардан тормыш тәҗрибәсе алып, укуын Башкорт дәүләт университетында филология фа­культетында дәвам итә.

Укыган елларыннан бүгенге көнгә кадәр шигырьләре «Иген­че» гәзитендә (Чакмагыш), «Туймазы хәбәрләре», «Кызыл таң», «Өмет» гәзитләрендә һәм «Яшь көчләр» («Акчарлак») альмана­хында дөнья күрә. Бәләбәйдә үткәрелгән «Илһам шишмәләре - 2006» шигърият фестивалендә 2-нче премияга лаек булган. Зөлфия күңелендәге иң матур, иң чиста хисләрен кәгазь битенә төшереп, укучыларының игътибарын яулый. Нинди генә өлкәдә эшләсә дә, рухи тормышы әдәбият белән бәйле булып кала.

2016 елның март аена кадәр Зөлфия Сафина «Алтын башак» әдәби берләшмәсендә җитәкчелек итте.

                                              
Решаем вместе
Есть вопрос? Напишите нам