Довольны ли Вы качеством обслуживания в библиотеках?

Удовлетворен - 99%
Не удовлетворен - 1%

Всего голосов: 3058
Голосование по этому опросу закончилось

 

 

 

 

 

 

 

 

  

  

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кашапова-Искужина Лилия Анваровна

КАШАПОВА-ИСКУЖИНА ЛИЛИЯ

(1954 г.р.)

 

Лилия Әнвәр кызы Кашапова-Искужина 19 май 1954 елда Ульяновск өлкәсенең Инза районы Глотовка поселогында туган. Әтисе-әнисе тимер юлда эшләгән. Гаилә Башкоргстанның Туймазы районы Көектамак авылына күчеп кайткан.

Авылда мәктәп булмаганлыктан әтисе-әнисе, төпле белем алсыннар дип, ба­лаларын Туймазы мәктәп-интернатына урнаштыра.

Уку елларында бию түгәрәгенә йөри Лилия, бәйгеләрдә катнаша. Сәнгатькә чын мәхәббәте шуннан башлана.

Стәрлетамак культура-агарту техникумының театр бүлеген тәмамлап, Октябрьский шәһәре тегү фабрикасында үзешмәкәр сәнгать җитәкчесе, аннан 27 ел “Октябрьскнефть” Мәдәният йортында шул ук һөнәр буенча эшли.

1-нче санлы балалар бакчасында башкорт теле укытучысы булып та эшли әле ул. Балалар өчен шигырьләр, музыкаль һәм биюле уеннар уйлап чыгара, бәйрәмнәргә сценарийлар яза.

2016 елда “Туймазы хәбәрләре” гәзите җәмәгать хәбәрчесе Елена Ануфриева (Серафимовский авылы) бастырып чыгар­ган китабында Кашапова Лилиянең 38 шигыре урын алган.

Аның шигырьләре искиткеч матур образлар, чагыштырулар белән тулы; күбесе, җыр сүзләре кебек, көйгә яга. Алар рус, татар, башкорт телләрендә иҗат ителә.

2014 елдан башлап “Алтын башак” әдәби берләшмәсе әгъзасы.

Лилия Кашапова-Искужина - "Күңелем сәйләннәре" (2018), "Звон души" (2018), "Серле тирмә" (Лира Гиниәтуллина белән берлектә) (2018) китапларының авторы.

                                              
Решаем вместе
Есть вопрос? Напишите нам