Довольны ли Вы качеством обслуживания в библиотеках?

Удовлетворен - 99%
Не удовлетворен - 1%

Всего голосов: 3058
Голосование по этому опросу закончилось

 

 

 

 

 

 

 

 

  

  

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Миннеханова Наиля Наилевна

МИННЕХАНОВА НАИЛЯ

(1955 г.р.)

 

Наиля Наилевна Миннеханова родилась 20 августа 1955 г. в г. Туймазы. Окончила Тюменяковскую восьмилетнюю школу, Туймазинскую школу-интернат №1. Работала заведующей клубом в д. Тюменяк. Поступила в Московский народный институт искусств, но через год пришлось вернуться домой по семейным обстоятельствам.  Устроилась работать художником-оформителем на швейную фабрику №3, неоднократно занимала призовые места на конкурсах наглядной агитации по городу и республике. Удостоена республиканской грамоты по итогам конкурса наглядной агитации «Человек славен трудом». В 1985 г. окончила Уфимский библиотечный техникум.

В 1998 году стала лауреатом Межрегионального поэтического фестиваля «Родники вдохновения». В 1999 году в журнале «Казан» вышел в свет цикл стихотворений «Кояшка урелә гөлләр». Её стихи вошли в сборники «Йәйгор-99», «Йәйгор-2000», «Йәйгор-2002», «Йәйгор-2004», «Йәйгор-2005». Загадки Н. Миннехановой можно увидеть в книге для внеклассного чтения для 1-2 классов «Башкортостан - земля моя». Также ее  стихи вошли в сборники: «Кайда да йөрәктә» (Казань, 2002), «Акчарлак» (Уфа, 2007), «Озарение» (Туймазы, 2008),  «Синеке бит без, Төмәнәккәем» (Казань, 2009).   В 2003 году в г. Набережные Челны Республики Татарстан вышли две книги - «Сөю ташы», «Күркә җиләк».                   

Наиля Миннеханова автор книг: «Сөю ташы» (2003), «Наз сүрәсе» (2003), «Күркә җиләк» (2003), «Хезмәтче җил» (2003), «Фәһемле сүз - үтемле» (2003), «Суз - җәүһәр дә, хәнҗәр дә» (2004), «Табышмак чишик уйнап» (2009), «Табышмаклы табын» (2009), «Әйтемнәрем» (2008). В настоящее время учится в медресе «Ак мәчет» г. Набережные Челны. Ведет уроки по чтению Корана, хадисов и арабского языка в мечети г. Туймазы.

С 2006 года член Союза писателей Республики Татарстан.

Долгие годы была членом литературного объединения "Алтын башак". Когда в г. Туймазы в 2018 г. образовалось ЛИТО "Илһам / Вдохновение", вошла в него в качестве куратора.

 

Из биобиблиографического указателя "Халкыма күңел моңым...":

Наилә Наил кызы Миңнеханова Туймазы шәһәрендә туган.  Бала чагы һәм үсмер еллары, Төмәнәк авылында үтә. Төмәнәк сигезьеллык, Туймазы 1 нче санлы урта татар интернат мәктәбен тамамлагач, хезмәт юлын Әгертамак авылында клуб мөдире булып эшләүдән башлый.

Үз вакытында Мәскәү халыкара сәнгать университетының башлангыч курсында белем алганнан соң, китапханәчеләр техникумын тәмамлый. Туймазы заводында һәм фабрикаларында рәссам-бизәкче булып эшли. Рәссам-бизәүчеләр арасында оештырылган бәйгеләрдә берничә мәртәбә призлы урыннар яулый, республика Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

1998 нче елда Бәләбәйдә ел саен уздырыла торган “Илһам чишмәләре-98” төбәкара шигьрият фестивалендә лауреат була һәм “Мин ул тылсымлы мизгелне хәтерлим” номинациясе буенча җиңеп, Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Наилә Миңнеханова өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә яза.Үзенчәлекле,оригиналь,көтелмәгән шигъри табышлар,күзәтүләр белән баетылган  шигырьләре Уфада ел саен дүрт телдә нәшер ителә торган “Йәйгор” дип исемләнгән күмәк шигырь җыентыкларында һәм “Акчарлак” (Уфа, 2007), ”Кайда да йөрәктә” (Казан, 2012),”Күңелләр балкышы” (Туймазы, 2008), ”Синеке бит без,Төмәнәккәем” (Казан, 2009), “Кызыл таң”, “Өмет”, “Туймазы хәбәрләре”, “Туган як” (Октябрьский шәһәре), “Татарстан хәбәрләре”, “Аргамак”, “Тулпар”, “Казан”, “Казан утлары”, “Мәйдан”, “Идел”, Шәһри Казан”, ”Тулпар”, ”Мирас”, ”Сөембикә” басмаларында нәшер ителә. 2004 нче елда “Башкортстан укытучысы” журналында Ф.Гәрәеваның Н.Миңнеханованың иҗаты буенча сыйныфтан тыш дәрес- “Колагымда һаман бишек җыры” исемле фәнни хезмәте тәкъдим ителә.  Балалар өчен язылган шигырьләре “Башкортстан туган җиргенәм” дип аталган 1-2 сыйныфлар өчен сыйныфтан тыш уку өчен чыгарылган дәреслектә дөнья күрә.

Наилә Наил кызы “Сөю ташы” (2003), “Наз сүрәсе” (2003), “Күркә җиләк” (2003), “Хезмәтче Җил” (2003), “Фәһемле сүз - үтемле” (2003), “Сүз - җәүһәр дә, хәнҗәр дә” (2004), “Әйтемнәрем” (2008), Табышмак чишик уйнап...” (2009), “Табышмаклы табын” (2011) мөстәкыйль җыентыклар авторы. Хәзерге көндә Чаллы шәһәрендә ”АК мәчет” мәдрәсәсендә читтән торып белем ала. Туймазы мәчетендә дини дәресләр бирә.

2006 нчы елдан Татарстан Язучылар   берлеге әгъзасы. 

 

Наилә Миңнеханова китаплары:

 

1. Миңнеханова, Н. Сөю ташы [Текст]: шигырьләр / Наилә Миңнеханова. - Чаллы, 2003. – 96 б.

2. Миңнеханова, Н. Наз сүрәсе [Текст]: шигырьләр/ Наилә Миңнеханова.- Бәләбәй, 2003. – 74 б.

3. Миңнеханова, Н. Күркә җиләк: (Балалар өчен шигырьләр) [Текст] / Наилә Миңнеханова. - Чаллы, 2003. – 48 б.

4. Миңнеханова, Н. Хезмәтче Җил: (Балалар өчен шигырьләр, табышмаклар, мәсәлләр ) [Текст] / Наилә Миңнеханова. - Бәләбәй, 2003. – 48 б.

5. Миңнеханова, Н. Фәһемле сүз - үтемле: (Әйтелмәгән әйтемнәр, мәкальләр) [Текст] / Наилә Миңнеханова. - Бәләбәй, 2003. – 38 б.

6. Миңнеханова, Н. Сүз-җәүһәр дә, хәнҗәр дә: Замана әйтемнәре [Текст] / Наилә Миңнеханова. - Туймазы, 2004. – 55 б.

7. Миңнеханова, Н. Әйтемнәрем [Текст] / Наилә Миңнеханова.- Туймазы, 2003. – 49 б.

8. Миңнеханова, Н. Табышмак чишик уйнап...: (Балалар өчен табышмаклар) [Текст] / Наилә Миңнеханова . - Бәләбәй, 2009. – 96 б.

9. Миңнеханова, Н. Табышмаклы табын: шигырьләр, табышмаклар [Текст]: / Наилә Миңнеханова. - Уфа: Китап, 2011. – 64 б.

 

Авторның матбугатта чыккан язмалары:

 

Миңнеханова, Н. Ак ефәккә роза төшерәм [Текст]: шигырьләр / Наилә Миңнеханова // Казан. – 1997. - №3. - 112 б.

Миңнеханова, Н. Илһамият [Текст]: шигырь/ Наилә Миңнеханова // Туймазы хәбәрләре. – 2015. – 2 май.

Миңнеханова, Н. “Кызлар тавы”н йөгереп кичтем... [Текст]: шигырьләр/ Наилә Миңнеханова // Казан утлары. – 2006. - №10.- 120-122 б.

Миңнеханова, Н. Сөю ташы, наз сүрәсе [Текст]: шигырьләр / Наилә Миңнеханова // Казан утлары. – 2005. - №3. – 129-131 б.

Миңнеханова, Н. Тәрәзәләр юам... [Текст]: шигырьләр / Наилә Миңнеханова // Мәйдан. – 2004. - №3.

Миңнеханова, Н. Теге мәтрүшкәләр [Текст]: шигырьләр/ Наилә Миңнеханова // Бәләбәй хәбәрләре. – 2003. – 29 март.

Миңнеханова, Н. Тыныч яткан җиреннән, Кыш бабай баш калкыткан... [Текст]: шигырьләр / Наилә Миңнеханова // Тулпар. – 2003. - №6. – 16 б.

Миңнеханова, Н. Халкыма күңел моңым [Текст]: шигырьләр / Наилә Миңнеханова // Шәһри Казан. – 2006. – 21 окт.

Миңнеханова, Н. Шигырьләр [Текст]: / Наилә Миңнеханова  // Сабантуй. – 2006. – 12 авг.

 

Автор турында матбугаттагы басмалар:

 

Аитова, А. Стихи рождаются в душе: поэт Н. Миннеханова [Текст] / А.Аитова // Туймазинский вестник. – 2006. – 28 окт.

Әхмәт, Г. “Яшерен хисләремне бүләк итәм...” (Наилә Миңнеханова) [Текст] /.Әхмәт/ Татарстан хәбәрләре. - 2002. – 3 февр.

Берлекнең яңа әгъзалары: Наилә Миңнеханова [Текст] // Казан утлары. – 2006. - №9.

Гәрәева, Ф. “Колагымда һаман бишек җыры...: (Н. Миңнеханова иҗаты буенча сыйныфтан тыш дәрес) [Текст] / Ф.Гәрәева // Башкортстан укытучысы. -2004. - №6. – 61-62 б.  

Кашапова, Р. Шигърият доньясында  яңа йолдыз [Текст] / Р. Кашапова // Туган як. – 2004. - 8 апрель.

 Кәшфиева, Л. Балалар яхшы китап көтә [Текст] / Л.Кәшфиева // Кызыл таң. – 2012. – 23 март.

Низамов, Р. Җитди уйланырга ирек куя [Текст] / Р.Низамов // Кызыл таң. – 2003. - №17 (февраль). 

Салихова, З. Агымга каршы йөзүче шагыйрә [Текст] / З.Салихова // Бәләбәй хәбәрләре. – 2003. – 3 июль.

8. Шәйхелисламова, Ә. Гөлләр янында мин - гади Күкчәчәк [Текст] / Ә. Шәйхелисламова // Туймазы хәбәрләре. – 2014. – 2 авг.

 

 

   

             

   

 

                                              
Решаем вместе
Есть вопрос? Напишите нам