Довольны ли Вы качеством обслуживания в библиотеках?

Удовлетворен - 99%
Не удовлетворен - 1%

Всего голосов: 3058
Голосование по этому опросу закончилось

 

 

 

 

 

 

 

 

  

  

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Фарваева Тамара Зиннатулловна

 

 

ФАРВАЕВА ТАМАРА

(1939 г.р.)

 

Тамара Зиннәтулла кызы Фәрваева 4.01.1939 елда Туймазы районы Тукай авылында дөньяга килгән. Әтисенең сугышта үлүе турында хәбәр килгәч, Бәләбәй районы Тозлыкош авылында әби-бабай гаиләсендә тәрбияләнә. Шул авылда урта мәктәпне тәмамлый.

Дуван авыл хуҗалыгы техникумын­да укыганнан соң, Ишембай районы “Сәләүк” колхозында (Уразбай авылы) агроном булып 6 ел эшли. Читтән то­рып Уфа авыл хуҗалыгы институтын­да белем ала һәм Ульяновск пединститутын тәмамлый. Хезмәт юлын Тамара Татар-Олкан мәктәбендә башлый, ә Илчембәт мәктәбендә директор, берничә ел директор урынбасары, химия укытучысы булып хезмәт сала. Хәзерге көндә дә Илчембәт авы­лында яши. Яраткан шөгыльләре — китап уку, бәйләм бәйләү, сәяхәт итү. Ул үзенең укучылары белән Уфа, Казан, Ульяновск, Волгоград, Киев, Житомир, Винница, Москва, Брест, Ленин­град шәһәрләрендә булган. Укучыларыннан башка Баку, Бишкек, Ялта, Алушта, Анапа, Сочи, Симферополь, Нижний Та­гил, Нефгеюганск, Сургут, Тверь һ.б. шәһәрләрдә булган, дүрт диңгездә су коенган, тик Байкал күлен генә күрә алмаган әле.

Тамара Фәрваева шигырьләр, хикәяләр иҗат итә. Туган авыл, яшьлек, балалар һәм укытучылар, әни мәхәббәте турында­гы әсәрләре тирән уйландырса, түрәләрне аз гына чеметтереп тәнкыйтьләгән, балалар өчен язылганнары мыек астыннан гына елмаерга мәҗбүр итә.

2013 елдан башлап “Алтын башак” әдәби берләшмәсе әгъзасы.

                                              
Решаем вместе
Есть вопрос? Напишите нам